"Каз өмәсе -авыл бизәге"
Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр. Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе.
Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан 2 нче гимназия укучылары өчен әдәби чара узды. Китапханәче әлеге күркәм өмә турында презентация ярдәмендә укучыларны таныштырды. Күргәзмәдәге китаплардан шигырь, хикәяләр укып үтелде. Ә инде очрашуыбызның иң кызыклы мизгеле мастер класс эшләнелде. Һәр укучы үзенә генә хас булган юнәлештә казлар ясады.