"Вебландия иленә сәяхәт"
Бүген балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүче балалар китапханәгә экскурсиягә килделәр, алар китапханә патшалыгы белән танышканнан соң, балалар сайтлары буйлап виртуаль экскурсия ясадылар.
Экскурсия вакытында китапларның кайда һәм ничек урнаштырылу турында, китапларга сакчыл караш һәм аларны куллану кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде. Ахырда катнашучылар «Вебландия» сайты белән якыннанрак танышырга теләк белдерделәр, чөнки каталог кызыклы мәгълүмат эзләүдә алыштыргысыз ярдәмче булып тора.