"Батырлык бар миндә, матурлык"
Разил Вәлиев исеме хәзерге татар әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул бөтен ил буенча укучыларның ихлас мәхәббәтен казанды һәм татар мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Разил Вәлиев иҗатына әдәби сәгать үткәрелде. Яшь дусларга «Песи төш күргән», «Безнең диңгез», «Гөрләвек» шигъри җыентыкларыннан шигырьләр тәкъдим иттелде.