"Чехов белгечләре"
Бөек рус язучысы, драматург табиб Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тулу уңаеннан, 8 нче мәктәптә әдәби турнир узды. Чара укучыларга Чехов иҗаты белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булдырды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты, аның хәйрия эшчәнлегеннән кызыклы фактлар турында сөйләде. Балалар әкиятләр дөньясына сәяхәт ясадылар: Ике командага бүленеп әкият геройларын тасвирлап, ребусларны чишеп, терәк сүзләр буенча әкиятләр иҗат иттеләр.