Городская детская библиотека - филиал № 7

"Гаилә - милли тәрбия чыганагы!"

Гаилә-ул дәүләтнең нигезе, тормыш бишеге, аның ярдәмендә һәр кешенең какшамас ышанычы, өмете, үзара аңлашуы һәм мәхәббәте барлыкка килә.Нәкъ менә гаилә кешегә гармонияле яшәргә һәм үсәргә ярдәм итә.

Нинди матур көн үткәрдек без китапханәдә! Бүген безгә иң дус егетләр һәм кызлар җыелды, һәм без һәр мизгелгә чын күңелдән шатландык!

Катнашучылар гаилә кыйммәтләре: мәхәббәт, аңлау, хөрмәт, ышаныч, игелек, кайгырту, ярдәм һәм дуслык турында фикер алыштылар. Уен программасында һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль тапты.