Городская детская библиотека - филиал № 7

"Үлемсез каһарманлык: Җәлил - Җәлилчеләр"

25 август - Герой шагыйрь Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан «Үлемсез каһарманлык: Җәлил Җәлилчеләр» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Әйе, һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән-телгә күчә торган легендар батырлары була. Муса Җәлил-шундый каһарманнарның, язучыларның берсе. Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле. Ул-үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес. Еллар үткән саен Муса Җәлилнең кеше күңеленә үтеп керү осталыгы, рухи көче, тәэсирлеге, нәфислеге арта гына бара.