Городская детская библиотека - филиал № 7

"Борынгы индеецлар эзе буйап"

«Апуш» Үзәк балалар китапханәсенә, Җитез юлбашчы Бөркет җитәкчелегендәге, горур Апачи кабиләсе, туп - туры тарих эченнән килеп чыктылар! Болар чып - чын индеецлар иде, әйе - әйе, ышанмасагыз катнашучылардан сорый аласыз! Нәкъ үзләре! Горур Апачилар, югалган тотем сакчысын эзләп, үткәннән киләчәккә эләккәннәр, үзләренең яңа дуслары белән бергә әлеге тотемны табуда булышуларын үтенеп, мавыктыргыч квест уенында катнаштылар.

Мәңгелек дуслык билгесе итеп, бергә оригиналь беләзек үрделәр, ә нәкъ менә алар индеецларда, туганлык символы булып санала да инде.

Менә шундый гадәти булмаган көн  булды «Апуш» китапханәсендә!