"Түбән Кама - туган йортыбыз"
Туган як! Кыйммәтле энже-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул!
Нинди соң ул минем туган жирем, туып үскән төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич мөмкин түгел шул.
Ә безнең туган як гади генә түгел, ул хыяллар яши торган һәм могҗизалар тудыра алган урын. Әлеге максатлардан чыгып китапханәдә "Түбән Кама - туган йортыбыз" тәрбия сәгате узды. Китаплар, презентация ярдәмендә кыскача мәгълүмат бирелде.
Мастер-класс барышында катнашучылар төрле материаллар: фломастерлар һәм ялтыравыклар кулландылар.
Һәр катнашучы, үзенә генә хас булган үзенчәлекле күбәләген булдыра алды.