Городская детская библиотека - филиал № 7

"1 июнь - Халыкара бәйрәм - балаларны яклау көне!"

1 июнь - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.                                                                Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан  шәһәрнең үзәгендә, Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, «Яшәсен, балачак» бәйрәм уен программасы үтте. Анда һәрбер катнашучы шатлык һәм онытылмас тәэсирләр алды!      Биредә балалар коляскасы этеп йөргән әниләрне дә, оныкларын җитәкләп йөргән әби-бабайларны да күрергә була иде. Ә бәйрәмнең төп хуҗалары - балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, биеделләр - уйнадылар.