"Балачак дөньсы - иң матур дөнья"
Резеда Вәлиева-татар балалар әдәбиятының күренекле йолдызларының берсе, балалар һәм өлкәннәр өчен популяр җырлар һәм күпсанлы шигъри җыентыклар авторы.
Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан, шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасында, «Балачак дөньясы – иң матур дөнья» дип аталган чара узды.
Малайлар һәм кызлар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. «Дәү әнигә барабыз» дигән китабыннан шигырьләр тыңладылар, ә «Күңелле светофор» дигән китабыннан укып узган шигырь, юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә мөһим икәнен исбатлады.
Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.