"Милли бәйрәм - Сабантуй!"
Июнь аен, гадәттә, Сабантуйлар ае дип йөртәләр. Чыннан да, июнь ае керүгә республикабыз авыллары, район үзәкләре, бистә-шәһәрләре һәм, гомумән, дөньяның татар яшәгән һәр төбәге халкыбызның бик тә күркәм бәйрәме – Сабантуйлары рухы белән яши башлый. Сабан туе елына бер килә торган милли бәйрәм генә түгел әле. Ул – динебез, телебез һәм моңыбыз белән бергә татарны милләт буларак саклап калган тарихи изге йолабыз да. Шуңамы күпме шигъри җанлы милләттәшләребезгә, үткер телле шагыйрьләребезгә илһам биргән, иҗатка рухландырган. Шулай булмаса Сабантуйга багышланган ничаклы шигырьләр туар идемени?!
Халкыбызның гореф - гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең балалар өчен әһәмияте бик зур. Шул уңайдан шәһәребезнең, Бакый Урманче исемендәге 2№ Гимназиясенең 3 сыйныф укучылары өчен милли бәйрәм - сабантуй турында әңгәмә узды. Китапханәче катнашучыларга әлеге йола турында кызыклы мәгълүмат биргәннән соң, "Кәләпүш" уены уйналды.