"Тукай эзләре буйлап"
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куаклардан хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрельдә яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук тууына 139 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең «А.С.Пушкин исемендәге 3 нче лицей» укучылары катнашында «Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән уен – викторина узды. Чара «Туган тел» шигырен уку белән башланды. Шагыйребезнең балачагы, тормыш юлы белән кыскача танышып үткәч, икенче өлешкә уен – викторнага күчелде. Укучылар Тукай әкиятләрен, шигырьләрен яхшы белүләрен исбатладылар.