Городская детская библиотека - филиал № 7

Рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе "Тылсымлы Тукай әкиятләре"

Китапханәдә оештырылган «Тылсымлы Тукай әкиятләре» конкурсына йомгак ясалды. Әлеге рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенә килгән матур-матур эшләрнең исәбе - хисабы юк иде.

Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек үзе бер могҗизалы ил. Ул һәркемне үзенә чакырып тора. Белгәнебезчә Габдулла Тукай - коеп куйган шагыйрь генә түгел, ул фольклорчы да, журналист та. Ә безнең өчен яшь буынны туган илен ихлас күңелдән яратучы, белемгә омтылучы итеп тәрбияләргә омтылуы белән аеруча кадерле ул.

Бәйгедә шәһәребезнең 11 - нче балалар бакчасыннанда тәрбияләнүче балалар; Түбән Кама муниципаль районының «36 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе», «Адымнар - Түбән Кама» гимназиясе, «20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары катнашты. Иҗади бәйгедә катнашучыларны тәбрик итеп, дипломнар тапшырылды.