Городская детская библиотека - филиал № 7

Бөтенроссия акциясе "Библиотөн - 2025"

 Шәһәребез китапханәләрендә «Библиотөн -2025» Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программа игълан ителде. Китапханәләрдә Җиңү көннәре атмосферасына чумарга, кешеләрне һәм вакыйгаларны искә алырга, Бөек Ватан сугышы геройларын, сугышларда катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алырлык атмосфера булдырылган иде.

Чара шәһәребезнең үзәкләштерелгән «Апуш» балалар китапханәсендә, «Ватан минем йөрәгемдә» театральләштерелгән тамашадан башланып китте. анда балалар шигырьләр укыдылар, геройларны искә алып җыр башкардылар һәм иң мөһиме — «Хәтер һәм рәхмәт бездә яши» икәнне исбат иттеләр.

Саф һавада, Тукай паркында «Марш - брасок» хәрби – патриотик уеннар уйнаганнан соң, катнашучыларны чын сынаулар көтә иде. Һәр бер залда алар өчен мавыктыргыч биремнәрне чишәргә, сыннауларны үтеп чыгарга туры килде.