"Нәврүз - яз бәйрәме!"
Нәүрүз-иң борынгы язгы бәйрәмнәрнең берсе! Килеп чыгышы белән Иран, Әзербайҗан, Урта Азия һәм Көнчыгышның башка төбәкләрендә яшәгән халыкларның ерак үткәненә барып тоташа.
Ул билгеләп үтелә торган һәр илдә аны түземсезлек белән көтеп алалар. Әлеге күркәм бәйрәм сый-хөрмәт, җырлар, биюләр, һәм гореф-гадәтләр белән үрелеп бара.
2 № гимназия укучылары катнашында, язны каршы алучы бәйрәмнәрнең берсе, Нәүрүзгә багышланган чара узды.
Укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, төрле халыкларда бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Кояшка ни булган соң?
Әллә безгә ачуланганмы?
Юк... Кояш нурларын югалткан гына.…
Нурларны табарга кирәк! Кояш та уяныр, безгә тагын елмаер!
Җир йөзен татлы йокысыннан уятыр өчен, алтын кебек сары якты нурларның тизрәк килүен теләп, «Кояш нурлары» чәчәге ясалды.