"Татар дөньясының якты йолдызы"
Каюм Насыйри галим - мәгърифәтче, тарихчы - этнограф, тел белгече, язучы.
Язучыга 200 ел тулуга багышлап «Татар дөньясының якты йолдызы» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсендә бөек галимның төрле елларда нәшер ителгән китаплары урын алды. Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була. Каюм Насыйри - татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес.
Аның иҗади мирасы мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Китап укучылар китап күргәзмәсен җентекләп карадылар, иҗаты белән таныштылар.