"Әдипнең күңел бакчасы" шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 120 ел уңаеннан.
Шәйхи Маннур – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең заманча формалашуына һәм идея-эчтәлек ягыннан тематик офыклары киңәюенә тирән йогынты ясаган күренекле әдипләрнең берсе.
Татар әдәбияты классигы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел уңаеннан, аның якты истәлегенә багышлап, «Әдипнең күңел бакчасы» әдәби сәяхәт чарасы узды.
Язучының биографиясе белән таныштырып, аның әсәрләренә, беренче җыентыкларына күзәтү ясалды. Чара балаларның күзаллауларын үстерүгә һәм язучының иҗаты белән танышуга юнәлдерелгән иде.