"Бәхетле балачак илендә"
Шәһәребезнең «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә, Чаллы шәһәренең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова белән «Китаплы балачак» проекты кысаларында эшләп килүче, «Бәхетле балачак илендә» дип исемләнгән очрашу узды. Шагыйрә үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигъри җыентыклары белән таныштырды, кызыклы хатирәләре, шигырь язу серләре белән уртаклашты, үзенең яңа язган шигырьләрен укыды.
44 нче «Мирас» балалар бакчасыннан килгән нәни артистларыбыз исә сәнгатьле итеп Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, Бакый Уранче исемендәге 2 нче гимназия укучылары язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Чараны тагын да ямьләндереп шәһәребезнең А. С. Пушкин исемендәге 3 нче лицееның талантлы укучысы Шаһиев Камил саксафон уен коралында, «Яратыгыз» композициясен уйнап сокландырды. Ә безнең китапханә хезмәткәре Ләйсән Фәрит кызы Әлфия Ситдыйковага багышлап, үзе язган шигырен укыды. Һәм бу безнең язучыбыз өчен иң кадерле бүләк булды! Әлфия Ситдыйкова – мавыктыргыч әңгәмәдәшче, шуңа күрә чара бик кызыклы узды. Ул укучыларга туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәтне мөһим бурыч итеп, үзенең иң изге теләкләрен теләде. Очрашу бик күңелле һәм дустанә рухта узды.