Городская детская библиотека - филиал № 7

"Дуслар каз өмәсенә җыеныйк"

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе – каз өмәләре башлана.

Каз өмәсе – гореф-гадәтләрнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар – татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә! 

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр. Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. 

Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан 2 нче гимназия укучылары өчен әдәби чара узды. Презентация ярдәмендә әлеге бәйрәмнең ничек оештырылуы турында мәгълүмат бирелде. Китап күргәзмәсендәге китаплардан шигырьләр, хикәяләрдән өзек укылды.Ә инде очрашуыбызның иң кызыклы мизгеле бергәләп ясаган йомшак мендәр иде.