"Балачак илендә"
2024 елның 7 октябрендә балалар язучысы, шагыйрь Бәширов Рәшит Гафаров улына 75 яшь тула. Рәшит Бәшәр – татар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. Бу вакыйга уңаеннан юбилярга багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шигъри минутлар узды. Чарада балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, китапханәче балаларга юбилярның кайбер шигырьләрен укыды.