"Түгәрәк уен"
Хәрәкәтле күңелле уеннар - һәркемнең балачагы. Бу уеннарны кем уйлап чыгарган соң? Бу сорауга бер генә җавап: алар әкиятләр һәм җырлар кебек халык тарафыннан барлыкка китерелгән.
2 нче гимназиянең 4 «В» сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Сайфутдинова Нурия Нурисламовна) «Татар халык уеннары» уен сәгате узды.
Чара барышында балалар туган җиребездә яшәүче җирле халыклар һәм борынгы заманда ата-бабаларыбызның буш вакытларын ничек үткәрүләре турында мәгълүмат алдылар.Катнашучылар табышмакларны чишүдә үз зирәклекләрен күрсәтеп, «Йөзек салыш» «Түбәтәй» һ. б. татар халык хәрәкәтчән уеннарында катнаштылар.