Городская детская библиотека - филиал № 7

"Түбән Кама - яшьлек калам"

22 сентябрьдә Түбән Кама үзенең туган көнен билгеләп үтә. Нәкъ 58 ел элек Түбән Кама бистәсенә шәһәр статусы бирелгән. Бу көн яраткан шәһәренең рәсми туган көне булып санала.Шәһәр көне - ул шәһәребезнең үткәне белән горурланган, бүгенгесе белән ләззәтләнгән һәм аның якты киләчәгенә ышанган һәркемгә кагыла торган бәйрәм.
Әлеге вакыйга уңаеннан укучыларыбыз өчен «Түбән Кама – Минем яраткан шәһәрем»библиопрограммасы узды.
Чара барышында, шәһәр төзелеше тарихы турында, аның истәлекле урыннары хакында сөйләнелде, шәһәр тарихы, шәһәр күренешләре, фотосурәтләре күрсәтелде, алар арасында заманча таныш урамнар да бар иде.
Чараны шәһәребезгә теләкләр теләгән, шарлардан ясалган чын фейерверк төгәлләде!