"Һөнәр сайлау"
Профориентация - яшьләрне ирекле, аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы.
Үсеп килүче буынга карарларны мөстәкыйль кабул итү һәм җаваплы гамәлләргә, һөнәри эшчәнлеккә югары мәгълүмати тирәлектә әзерләнү максатыннан 3 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Һөнәр сайлау» мәгълүмати чарасы узды.
Профессия сайлау! Карап торуга гади генә булып тоелган бу сүз тезмә нинди тирән мәгънәгә ия, аның эчендә күпме эмоция, нәрсәдер көтү, шик – курку, проблема яшеренгән.
Профессия сайлау – үзеңә эш сайлау гына түгел, билгеле бер кешеләр төркеменә кушылу, алар белән эшләү, ул кешеләр төркеменең этик кагыйдәләрен, принципларын, яшәү образын үзеңә кабул итү.
Укычылар белән дөрес итеп профессия сайлауның шартларын карап уздык, профессия сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк дигән сорауны ачыкладык.