"Һәр кем үзе өчен җаваплы..!"
Балаларга һәм яшьүсмерләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү системасын камилләштерү максатыннан, китапханәбез укучылары өчен китап күргәзмәсе-күзәтү оештырылды.
Әлеге күргәзмә яшьүсмернең Ватанга, җәмгыятькә, коллективка, кешеләргә, хезмәткә, үз бурычларына һәм үзенә карата мөнәсәбәтен булдыру кебек сыйфатларын үстерүне күздә тота: патриотлык, толерантлык, дуслык, чынбарлыкка актив мөнәсәбәт, кешеләргә тирән хөрмәт сыйфатларын булдырырга өнди.