Городская детская библиотека - филиал № 7

"Үлемсез каһарманлык: Җәлил - Җәлилчеләр"

25 август- герой - шагыйрь Муса Җәлил hәм аның көрәштәшләрен искә алу көне.Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан hәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн- җәлилчеләрнең башы өзелгән көн.
Шул уңайдан китапханәдә «Ватанга тугры калдылар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Бу хәтерне яңарту, илебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен биргән батырларның истәлеген барлау, яшь буынга тапшыру өчен кирәк.
Әлеге күргәзмәдә Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында мәгълүмат һәм китаплар урнаштырылды.