"Балаларның иң яраткан китаплары"
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар - безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби круиз узды. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, викторина-уеннарда катнашып, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, югалган китап геройларын табуда актив катнаштылар.