"Икмәк табын күрке!"
Икмәк – кеше тормышының туклык, иминлек һәм муллык билгесе. Икмәктән башка без тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. 2 нче гимназия укучылары өчен икмәккә багышланган чара узды. Китапханәче икмәкнең иң борынгы, табигатьнең гаҗәеп бер могҗизалы ризыгы булуы турында сөйләде, сугыш елларында, Ленинград блокадасында кешеләргә күпме генә ипи бирелүе турында искәртеп үтте. Тормыш нигезе – икмәккә багышланган әлеге чарадан балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, аларда икмәкнең кыйммәте турында күзаллау формалашты, аны кадерләргә, валчыгын да әрәм итмәскә кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Икмәкнең борынгы заманнарда ничек үстерелүе һәм хәзер ничек үстерелүе турында белемнәр баетылды; икмәк - күп кешеләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе.