Түгәрәк уен.
Хәрәкәтле күңелле уеннар - һәркемнең балачагы. Бу уеннарны кем уйлап чыгарган соң? Бу сорауга бер генә җавап: алар әкиятләр һәм җырлар кебек халык тарафыннан барлыкка китерелгән. Татар халык уеннарының күп гасырлык тарихы бар, алар бик борынгы заманнардан сакланып калган һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән, буыннан-буынга тапшырыла торган халык мирасы.
2 нче гимназия укучылары өчен «Татар халык уеннары» уен сәгате узды. Чара барышында балалар туган җиребездә яшәүче җирле халыклар һәм борынгы заманда ата-бабаларыбызның буш вакытларын ничек үткәрүләре турында мәгълүмат алдылар. Катнашучылар табышмакларны чишүдә үз зирәклекләрен күрсәтеп, «Йөзек салыш» һәм «Түбәтәй» татар халык хәрәкәтчән уеннарында катнаштылар.