Кем ул Таҗетдин Ялчыгол?
Таҗетдин Ялчыгол күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, тарихчы, язучы, педагог, мөселман дин эшлеклесе, чын мәгънәсендә энциклопедик шәхес булган.
Хәзерге буынны үткәнне, тарихны, күренекле якташларын истә тотарга, аларның хезмәтләрен өйрәнергә чакыру максатыннан 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен тарихи сәгать узды. Китапханәче Таҗетдин Ялчыгулның татар халкы тормышындагы роле, аның фәнни хезмәтләре турында сөйләде.