Городская детская библиотека - филиал № 7

"Күчтәнәч"

Балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның  китаплары күпләр өчен көтеп алынган сөенеч. Аның шигъриятенә хас балаларча самимилек, шул ук вакытта шаянлык белән тапкырлык һәр укучыны үзенә җәлеп итә алырлык көч бар.
Роберт абый шигърияты елмаю белән тулы, ул дөньяны яктырак һәм матуррак итә. Беренче карашка гади тоелган шигырьләрләрендә балаларга үгет-нәсыйхәт тә, гыйбрәт тә, хәтта тирән фәлсәфә дә бар.

9 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче, нәни дусларыбыз өчен, Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Күчтәнәч» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче язучының иҗаты белән таныштырып шигырләрен укыды, шуннан соң алар ишеткәннәре турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.