Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай шигырьләренең моңы"

Тукай - ул мавыктыргыч серле, тылсымлы әкият. 

Тукай - ул үзәк өзгеч моңлы бер җыр. 

Тукай - ул күңелнең иң нечкә кылларын тирбәндерә алырлык аһәңле шагыйрь. 

«Тукай!» Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки без аның әкиятләрен кече яштән үк өйрәнеп үсәбез. Тукайның балалар өчен язган әкиятләре, сабыйның игътибарын җәлеп итә, уйландыра, сокландыра. Үзенең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф, булган кеше генә балалар өчен шундый матур әкиятләр яза ала. Китапханәдә Г.Тукай тууына 137-ел тулуга багышланган шигырь сәгате узды.                                                                         Катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, «Кәҗә һәм Сарык», «Шүрәле», «Су анасы» һ.б. әкиятләре белән таныштылар.