Городская детская библиотека - филиал № 7

"Туган тел белгечләре"

21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан 2 нче гимназия, укучылары өчен «Туган тел белгечләре» чарасы узды. Балаларга телебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат бирелде. Телне камилләштерү, югалтмау, гореф – гадәтләрне саклау турында әңгәмә үткәреп, мавыктыргыч викторина сораулары буенча көч сынашып, телебезгә багышлап шигырьләр укыдык. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде.