Городская детская библиотека - филиал № 7

"Муса абый безнең күңелләрдә"

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.15 февраль шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары өчен герой –шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган әдәби чара узды. Китапханәче М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләре укылды.