Городская детская библиотека - филиал № 7

Бишек җырлары

Бишек җырлары-кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларның һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буе күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү генә калган вакытта башкарыла. Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Халкыбызның йөрәк түреннән чыккан җәүһәрләре-бишек җырлары белән таныштыру уңаеннан 2 нче гимназия укучылары өчен чара узды.