Городская детская библиотека - филиал № 7

"Иң күңелле чак"

 

Балаларның сөекле шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең 83 балалар бакчасында «Иң күңелле чак» дип аталган әдәби сәгать үтте. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды. Шагыйрьнең «Сабан туенда», «Сара мәктәпкә бара», «Иң күңелле чак» дип исемле җыентыкларыннан кызыклы һәм бик тә эчтәлекле   шигырьләре сәнгатьле итеп укылды. «Бакчага килгәч», «Минем дуслар», «Әби белән бабушка» шигырьләре буенча фикер алышу үткәрелде.

Саф һавда булганга күрә чара бик җанлы үтте.