Милли бәйрәм-Сабантуй!
Сабантуй - татарларның иң күркәм милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең төгәл генә вакыты юк, язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Әлеге милли бәйрәм турында киләчәк буынга җиткерү максатыннан, шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары өчен «Милли бәйрәм Сабантуй!» мәгълүмат сәгате узды. Әвәл заманнарда Сабантуй ничек узган соң? Әлеге сорауга җавап биреп, биремнәрне чишеп, Резеда Шәрипованың «Сабантуй», Әлфия Ситдыйкова, Вера Хамидуллинаның «Сабантуй балкышы» китапларыннан «Бәйрәм таңы», «Чүлмәк вату», «Кашык кабып йөгерү» һ. б. шигырьләр башкарылды. «Яулык салыш» уйналды.