Городская детская библиотека - филиал № 7

"Изге гореф -гадәтләр"

Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә, анда яшәүче һәр кеше  гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә тиеш.Балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора.  Туган ягыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү нигезендә, 2 нче гимназия укучылары өчен «Изге –гореф гадәтләр» тәрбия чарасы узды. Әлеге чарада гореф — гадәтләрнең төрләре, килеп чыгу тарихы, Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәре турында чыгышлар ясалды. Чарада 26 укучы катнашты.