"Туган як киңлекләре"
Бакый Урманче исемен ишетмәгән татар кешесе юктыр. Аны татар сынлы сәнгатенә үзеннән искиткеч зур өлеш керткән атаклы сынчы, талантлы, күпкырлы иҗади мирас калдырган рәссам буларак беләбез.
Күпкырлы шәхес Бакый ага Урманченың 125 еллыгына багышлап шәһәребезнең 2 нче гимназия музеенда "Туган як киңлекләре "дип аталган эстетика сәгате узды. Укучылар презентация аша рәссамның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Төрле кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.Якыннан күргәзмәдәге Б.Урманченың иҗат җимешләрен һәм аның турында фильм да карадылар. Чара бик файдалы һәм мавыктыргыч үтте.