Игенкәйләр күкрәп уңсыннар!
Шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары белән "Игенкәйләр күкрәп уңсыннар" дип аталган әдәби очрашу узды. Балаларга икмәк нинди юл аша безнең өстәлләргә килүе турында, презентация ярдәмендә, кыскача мәгълүмат бирелде. Нинди хезмәт ияләре икмәкне үстерүләре, он һәм аның үзлекләре белән таныштык, шулай ук "Алтын бөртекләр" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек, икмәк турында кызыклы фактлар белдек, һәм әлбәттә инде ипи турында әкиятләр, шигырьләр укыдык.