Городская детская библиотека - филиал № 7

Әкиятләр иленә сәяхәт

Тиздән балалар язучысы Абдулла Алишнең туган көне. Шул максаттан без, 83 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән аның әкиятләренә сәяхәт кылдык.Алиш әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар  кызык та, аңлаешлы да.Балалар да бик йотлыгып, игътибар белән “Чукмар белән Тукмар”,”Куян кызы”,”Койрыклар”,”Сертотмас үрдәк” әкиятләрен тыңладылар,ярыша-ярыша пазл җыйдылар һәм авторның әкиятләре буенча татарча мультфильм да карадылар.