"Капкалы"уены.
Бүген шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасындагы нәни дусларыбыз белән “Уен-Фест” проекты кысаларында оештырылган фестивальдә катнашып ,үз өлешебезне керттек.Без “Капкалы” уенын уйнадык.Ә уенның тәртибе болайрак: 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.Алга таба уен шулай дәвам ителә.Балалар бу уенны бик теләп,ошатып уйнадылар.