Городская детская библиотека - филиал № 7

"Уен Фест " фестиваленнән без дә читтә калмадык.

                                    «УЕН ФЕСТ» фестиваленнән без дә читтә калмадык.

        Тормышта милли йолалар үтәү, гореф – гадәтләрне саклап калу барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Башка милләтләрнеке кебек үк татар халкының да бай уен фольклоры бар. Киләчәк буынны борынгы уеннарыбызның эчтәлеге, үткәрелү тәртибе белән таныштыру- өлкән буыннарның төп бурычы булып тора.

        Татарстанда былтыр август аенда халыкларның традицион уеннарына багышланган «УЕН ФЕСТ» фестивале старт алган иде.«УЕН ФЕСТ» ул-онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект.

         Фестиваль кысаларында без дә,читтә калмадык. Шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән бу чарада катнаштык. Балалар татар халкының сәнгате, аның төрлелеге һәм элек-электән уйналып килгән уеннары белән таныштылар. Бик теләп “Түбәтәй”, “Капкалы”, “Чума үрдәк,чума каз” уеннарын уйнадылар. Сабыйлар татар халык уеннары турында күп мәгълүмат тупладылар һәм яхшы кәеф алдылар.Без,киләчәктә дә мондый чараларда бик теләп катнашырбыз дигән теләктә калабыз.

                                                                          Язманың авторы :китапханәче КамасинаАлсу