Городская детская библиотека - филиал № 7

"Фил малае зурколак"

Бүген шәһәребезнең 44 нче балалар бакчасындагы тәрбияләнүче сабыйлар язучы Сәмига Сәүбанованың  “Фил Малае Зурколак “ дигән китабы буенча сәяхәт кылдылар. Алар бу китаптагы төп герой - Зурколак турында  әкиятләрдән өзекләр тыңладылар.Фил малаеның ник елаганын, ничек итеп эшкә өйрәнгәнен,сәяхәт иткәнен,бакаларны көлдергәнен  белделәр. Балалар тиз генә табышмаклар да чиштеләр,”Кайсы уенчык юкка чыккан “ уеннында да җитезлекләрен күрсәттеләр.