"Гомерем минем моңлы бер җыр иде.."
Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә 115 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең 2 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары белән "Гомерем минем моңлы бер җыр иде.." дип исемләнгән шигъри сәгать узды.Презентация аша укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, шулай ук үзләре дә яттан шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,ә берничәсен укып та киттеләр.Чара ахырында Җәлил турында документаль фильм карадылар.
Чарада 28 укучы катнашты.