"Туган телем-дуслык теле!"
Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү һәм иң әһәмиятлесе дөрес, аңлаешлы итеп аралаша белү максатыннан шәһәребезнең 2 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары белән “Туган телем-дуслык теле”дип исемләнгән туган тел сәгате узды.Әлеге чара туган телләр һәм халыкара бердәмлек елына нигезләнеп үткәрелде.Укучылар яттан сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.
Чарада 28 укучы катнашты.