Городская детская библиотека - филиал № 7

"Монда минем үткәнем, монда киләчәгем."

Кәләпүш мәктәбе кысаларында 2 - нче гимназия укучылары белән туган якны йөрәнү сәгате уздырылды. Балалар белән һәрберебезнең тарихта эзе булуы,туган җиребез Татарстан тарихы турында, презентация ярдәмендә  әңгәмә алып барылды, сорауларга җавап бирдек. Музейдан  алып килгән чабата, татар орнаментларыннан чигелгән сумка, аш-су савытлары бигрәк тә кызыксыну уятты. Тарихны белү, бүгенгебезгә, киләчәгебезгә, дөрес итеп карау, алдагы көннәрдә ялгышларны кабатламас өчен кирәк дигән фикергә килеп, чарабызны барыбыз бергә «Мин яратам сине Татарстан» дигән җыры белән тәмамладык.