Городская детская библиотека - филиал № 7

"Яңа ел могҗизасы"

Шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә сихри, салкын кышка сәяхәт кылынды.  Укучылар белән бик көчле кар яуганда, күп кар яуганда нәрсә була, агачлар нәрсә белән каплана, кышның ниндиен яратуларын, кыш көне карда нәрсә күрүләре  (лупа аша) турында, презентация ярдәмендә әңгәмә алып барылды. Сөләйманның «Бәйләнчек кар», М. Сафинның «Сыерчык бураны» китапларыннан кыш турында шигырьләр укыдык. Яңа ел турында кызыклы фактлар тыңлап, «Тәмле сүзләр», «Чыршы», «Әйе яисә юк», «Бияләй» уеннарын уйнап, табышмакларга җавап биреп, вакытның үткәне сизелми дә калды.