"Балалар китапханәсе - 2019"
«21 декабрь Казан шәһәрендә, ТР язучылары берлеге бинасында, тантаналы рәвештә «Китап белән ачабыз дөньяны!» чарасы булып узды. Элеге чара ТР Мәдәният министрлыгы, Республика балалар китапханәсе белән берлектә оештырылды. Язучылар: Рәмис Әймәт, Роберт Миңнуллин, Вера Хамидуллина, Борис Вайнер, Ахат Мушинский, Юлия Ивлиева һәм башкалар чараның хөрмәтле кунаклары булдылар. Язучылар белән әлеге очрашуга «Яраткан китабымнын авторына хат», «Балаллар китапханәсе – 2019», «Балалар китапханәчесе – 2019» конкурсларында катнашып, җиңеп чыккан, Татарстан Республикасы төбәкләреннән балалар, китапханәчеләр килделәр."Китапханә -Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклау мөхите» дигән наминациядә, безнең китапханә «Балалар китапханәсе-2019» исемен яулады. Конкурска «Туган ягым Татарстан» һәм татар халкының гореф – гадәтләрен, мәдәниятен, телен үстерү максатыннан «Кәләпүш мәктәбе» программалары тәкъдим ителде. Татарстанның төрле районнарыннан, конкурста барлыгы 23 китапханә катнашты.