Городская детская библиотека - филиал № 7

"Бишек җырларында тирбәлеп

Әниләр көне үтеп китсә дә, бүген 2 нче гимназия укучылары белән «Кәләпүш мәктәбе кысаларында  «Бишек җырларында тирбәлеп» дип аталган очрашу үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кызлар үзләренең нәни курчакларын бишек җырында тирбәтеп йоклаттылар. Күнел ачып уеннар уйнап, китаплар белән танышып, күңелләрендә якты хисләр уятып,  әлеге көнне файдалы итеп үткәрдек.