Городская детская библиотека - филиал № 7

"Һәйкәл булып торыйк әле, Әнкәйләргә!"

Җир йөзендә иң матур сүз-әни. Ул һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Ноябрь аеның соңгы атнасында безнең өчен иң кадерле булган кешебез-Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасында “Һәйкәл булып торыйк әле, Әнкәйләргә!” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә газиз әниләребезгә багышлап язылган шигырьләр, хикәяләр, мәкальләр яңгырады .Балалар үзләре дә әниләр турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур сүзләр әйтеп чәчәк бәйләме җыйдылар.Чара бик мавыктыргыч һәм җанлы узды.